Перевод срочно!!! Юлдаш авылда тора. Ул әби белән генә яши. Аның иң яраткан вакыты-
Перевод срочно!!!
Юлдаш авылда тора. Ул әби белән генә яши. Аның иң яраткан вакыты-каникул. Чөнки шәһәрдән авылга аның иң яраткан кешеләре- Айдар һәм Ләйсән кайта. Машина ишегалдына керүгә, Юлдашның күзләре ут яна башлый. Ул томырылып чаба. Әле берсе янына килә, әле икенчесе янында бөтерелә. Менә ул, урамга чыгып, һау-һау килеп өреп керә. Ишетегез, янәсе, минем дусларым кайтты.
Аның менә шундый бер гадәте бар: машинадан әйбер ала башлагач, койрыгын болгый, күзен ялтыратып, тын гына карап утыра.
Күчтәнәч көтәсеңме?- ди аңа Ләйсән.
Әлбәттә, күчтәнәчсез кайтмыйлар! Аш, колбаса, ботка, сөяк- барысы да Юлдашка. Шәһәр күчтәнәчләре бигрәк тәмле шул!
39 баллов
Ответ(ы) на вопрос:
А переводчика не существует?
Не нашли ответ?
Похожие вопросы