Загадки на татарском языкe

Загадки на татарском языкe
Гость
Ответ(ы) на вопрос:
Гость
* Акыллыга да әйттем −  Уйлады да белде;  Акылсызга да әйттем −  Тыңлады да көлде.  (Табышмак)  * Югалткан әйберең түгел, −  Эзләмичә тапмыйсың.  (Табышмак)  * Әйткәч, беләсегез килә,  Белгәч, көләсегез килә.  (Табышмак)  * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.  (Мәкаль)  * Моны миңа сөйләде Алдар,  Әгәр сиңа очраса,  Ул сине дә алдар;  Болар барсы да ялган,  Ялган булса да,  Ак кәгазьгә язылган.  (Әкият)  * Үлчәүләрдә үлчәнми,  Базарларда сатылмый.  (Акыл)  * Аршынлы түгел, потлы түгел,  Һәркемдә бар.  (Акыл)  * Бер байлык бар − янмый,  Карак та урлый алмый,  Төшеп тә югалмый.  (Белем)  * Акыллы чәчә барыр,  Акылсыз җыя барыр.  (Белем)  * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,  Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк  Нәрсә бар дөньяда?  (Тел)  * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.  (Мәктәп)  * Агач түгел − яфраклы,  Тун түгел − тегелгән.  (Китап)  * Кабат-кабат катлама,  Акылың булса ташлама.  (Китап) 
Не нашли ответ?
Ответить на вопрос
Похожие вопросы