Краткое содержание хисаметдин менла спасите сос татарский язык
Краткое содержание хисаметдин менла спасите сос татарский язык
Ответ(ы) на вопрос:
Гость
Муса Акъегетзадә "Хисаметдин менла" романында саннардан иркен файдаланган. Мәгънә төсмерләре буенча чамалап санауны: ... ике-өч ел моннан мокатдәм ... (1; 262); санау тәртибен: икенче бүлмә чигендә (1; 243); абстракт сан мәгънәсендә: 72 дән 100 гә кадәр озак дәгел кулланылган.
Билгеле булганча, санның төп сүзлек фонды зур түгел. Татар лексикасында алынма миллион, миллиард һ.б. аннан да зуррак сүзләрне кертеп санамаганда, ул барлыгы 20 сүздән тора (берлек саннар, унлылар, йөз, мең сүзләре) (2; 76).
Сан төркемчәләре ягыннан күзәтсәк, "Хисаметдин менла" романында микъдар саны өстенлек алыр. Бу - табигый күренеш. Чөнки микъдар саны сан-исәп төшенчәсен, предметның билгесен белдергәндә кулланыла (2; 76). "Н" авылында 2 мәчет бар; Кәпик дәгел, 20 кәпик табармын, айда 6 монет, бәс елда 27 монет тапмамык мөхәльдер. Абстракт микъдар төшенчәсен белдергәндә микъдар саны мөстәкыйль кулланылган һәм грамматик категорияләргә ия була ала: 72 дән (чыгыш килеше) йөзгә (юнәлеш килеше) кадәр озак дәгел.
Тәртип саны микъдар саны нигезенә -нчы, -нче, -ынчы, -енче аффиксы кушып ясала (3; 105). Романда кулланылган тәртип саннары семантик яктан табигый санау тәртибендә предметларның эзлек-лелеген күрсәтү, һәм бу эзлеклелек предметларның төп билгесе булуы аңлашыла (2,79): икенче мәктәп, икенче бүлмә чигендә.
Не нашли ответ?
Похожие вопросы