Нужны загадки на татарском языке (украшения)

Нужны загадки на татарском языке (украшения)
Гость
Ответ(ы) на вопрос:
Гость
I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү* Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак)* Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак)* Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә. (Табышмак)* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль)* Моны миңа сөйләде Алдар, Әгәр сиңа очраса, Ул сине дә алдар; Болар барсы да ялган, Ялган булса да, Ак кәгазьгә язылган. (Әкият)* Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (Акыл)* Аршынлы түгел, потлы түгел, Һәркемдә бар. (Акыл)* Бер байлык бар − янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый. (Белем)* Акыллы чәчә барыр, Акылсыз җыя барыр. (Белем)* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел)* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)* Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән. (Китап)* Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама. (Китап)* Теле юк − үзе аңлата. (Китап)* Анда бар да бар. (Китап)* Өнсез, җансыз − иң якын дус. (Китап)* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап)* Ак җир, кара тап, Нәрсә булыр, уйлап тап. (Китап)* Ак ялан, кара сукмак, − Йөри белгән эз табар. (Китап)* Ача да яба, ача да яба, Җавабын зирәк таба. (Китап)* Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк. (Китап)* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың. (Язу, уку)* Җирлеге ак, орлыгы кара, Җимеше ни булыр? − Тикшереп кара. (Кәгазь, юзу, уку)* Кәкре-бөкре сызылган, Хәрефләре сыгылган, Асты бар, өсте бар, Тырма кебек теше бар. (Язу)* Аш ашамас, Кара су эчәр, Дөньяда кош кебек очар, Күңелләргә нур чәчәр. (Язу)* Җир өстендә күп кешеләр Кар өстенә кара солы чәчәләр. (Язу)* Бишәү чәчә, берәү жыя. (Язу, уку)* Иген чәчте биш малай, Урдылар ике агай. (Язу, уку)* Кул белән чәчәсең, Күз белән җыясың. (Язу, уку)* Җире ак, орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар. (Кәгазь, язу, уку)* Ак ялан, Ак яланда эз калган, Эз өстендә күз калган. (Кәгазь, язу, уку)* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә. (Каләм)* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына. (Каләм)* Кәгазь өстен карайта, Дөнья йөзен агарта. (Каләм)* Үзе бер карыш, Теле мең карыш. (Каләм)* Үзе йөзә − чылбыр тезә. (Каләм)* Авызы бер, теле ике, җаны юк. Сөйләгән сүзенең һич саны юк. (Каләм)* Менә табышмак, уйлап кара: Суы тәмсез, йөзе кара, Чиләгенең төбе юк, Файдасының чиге юк. (Кара һәм кара савыты)* Кара кыр буйлап ак куян чаба. (Кара такта, акбур)* Бер чыгарып җибәрсәң, Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый. (Сүз)* Әйтермен − миннән китәр, Тыңламасаң − синнән китәр. (Сүз)* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы. (Ялган сүз)* Диңгезе бар, суы юк, Каласы бар, халкы юк, Урманы бар, агачы юк. (Карта)* Шәһәрләр − йортсыз, Диңгезләр − сусыз. (География картасы)* Ямавы бар, җөе юк, Каласы бар, өе юк. (Карта)* Бабай бүреге йөз ямау. (Глобус)* Аягы юк − китәр, Җибәргән җиргә җитәр, Кушкан йомышны үтәр. (Хат)* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә, Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия. (Хат)* Дүрт почмаклы келәтем, − Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым юк, − Тамгасы бар түшендә. (Хат)* Кабат-кабат, Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап, Көн дә кими бер канат. (Календарь)* Күңелсезгә − юаныч, Күңеллегә − куаныч. (Җыр) II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары* Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш)* Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була. (Кояш)* Лампа түгел − яктырта, Мич түгел − җылыта. (Кояш)* Тау башында җәүһәр таш, Аңа туры караган кешенең күзе яшь, Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь. (Кояш)* Егет егетлеген итә, Елмаеп боз эретә. (Кояш)* Зур палас, Төбендә − йомры калач. (Күк, ай)* Нәрсә төнне яктырта, Нәрсә яна − яндырмый? (Кояш, ай)* Иртән чыга, Кичен югала, Аның урынына Энесе кала. (Кояш, ай)* Алтын китте, көмеш килде. (Кояш, ай)* Өй өстеңдә ярты күмәч. (Ай)* Үзе урак, үзенең теше юк. (Ай)* Өй артында − ак калач. (Ай)* Төнлә калка, көндез ята. (Ай)* Мич тулы пәрәмәч, Уртасында − бер калач. (Ай, йолдызлар)* Мең шырпыга бер лампа. (Ай)* Ярты телем ипи Бөтен дөньяга җиткән. (Ай)* Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай, йолдызлар)* Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы. (Кояш, ай һәм йолдызлар)* Атамның бер туны бар. Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, Санап булмый. (Күк һәм йолдызлар)* Кич булганда күренер, Таң булдымы − күмелер. (Йолдыз)* Актыр үзе, югары, Җем-җем итеп ул тора; Бүген таңда килмәсәң. Китәмен дип утыра. (Йолдыз)* Өй түбәмдә − җиз кадак. (Йолдыз)* Үзе ялтырый, үзе калтырый. (Йолдыз)* Ай белән килә, Көн белән китә, Алтын башлы, Көмеш чәчле, Мең дә бер йәшле. (Йолдыз)* Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар)* Күл тулы алтын балык. (Йолдызлар)* Өй башында − җиз иләк. (Йолдызлар)* Төнлә баксам, күк тулган, Иртән баксам, юк булган. (Йолдызлар)* Атайдан калган зур коштабак, Коштабак тулы җиз кадак. (Йолдызлар)* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми, Алыйм дисәм, буем җитми. (Йолдызлар)* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (Болыт, җир, үлән)* Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (Суык)* Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый. (Суык)* Үзе шушында, үзе беленми; Тынга беленә, күзгә күренми. (Һава)* Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)* Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр. (Төтен)* Мич эчендә кара мәче. (Төтен)
Не нашли ответ?
Ответить на вопрос
Похожие вопросы