Пожалуйста помогите написать сочинение по гиа, на татарском языке........ 1 нче вариант1 нче бүлек.Тексны укыгыз һәм А1-А10, В1-В10, С1 биремнәрен үтәгез. (1)Менә көз җитте. (2)Укулар башланды. (3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктә...

  Пожалуйста помогите написать сочинение по гиа, на татарском языке........  1 нче вариант 1 нче бүлек. Тексны укыгыз һәм А1-А10, В1-В10, С1 биремнәрен үтәгез. (1)Менә көз җитте. (2)Укулар башланды. (3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. (4)Аны бик яраталар. (5)Аның ире очучы икән. (6)Менә хәзер ул ут эчендә фа­шистларны кырып йөри.(7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта.(8)Аңа бик еш хатлар килә. (9)Андый көннәрдә ул бик шат күре­нә. (10)Ә кайчакта уйчанланып китә. (11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә. (12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. (13)Мәк­тәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. (14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. (15)Җитмәсә тагын тотлыгам. (16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юл­да кызык нәрсәләр турында сөйләде. (17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән. (18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә ча­кыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады.(19)Язга таба ми­нем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады. (20)Уку елы тәмамланды. (21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. (22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. (23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юк­ка чыкты. (24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды. (25)Күп еллар үтте. (26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (27)Лә­кин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.                                                  3 нче бүлек. Укылган тексттан файдаланып, С1 биремен эшләгез. С.“Лә­кин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады..” Текст ахырында китерелгән бу җөмләнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Гость
Ответ(ы) на вопрос:
Гость
А по русски можно ......................................................
Не нашли ответ?
Ответить на вопрос
Похожие вопросы