Загадки на татарском языке про зиму с ответами

Загадки на татарском языке про зиму с ответами
Гость
Ответ(ы) на вопрос:
Гость
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык) * Аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (Суык) * Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый. (Суык) * Үзе ямьсез ыжгыра, Кар буранын туздыра. (Буран) * Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды. (Буран) * Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра. (Буран) * У-у, улыйдыр, Йоннан бура бурыйдыр, Койма белән урыйдыр. (Буран) * Кышын ята таштай, Язын чаба аттай. (Боз) * Көзен туа, язын үлә. (Боз) * Утта янмый, Суда батмый. (Боз) * Тышка куйдым − таш булды, Өйгә керттем − су булды. Инде нихәл итәем, Утка куйсам − бу булды. (Боз) * Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык. (Кар) * Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була. (Кар) * Элек үзе судан туды, Хәзер үзе су тудыра; Ак мамык кебек, Ялтырый алмаз кебек. (Кар) * Ак ябалак ак киезгә ятыр. (Кар) * Мамык түшәгем Җиргә түшәдем. (Кар) * Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык. (Кар) * Канатсыз оча, Аяксыз чаба. Тышта өелә, Өйдә җәелә. (Кар) * Ятты-ятты да елгага карап чапты. (Кар) * Суык булса тик ята, Һичбер сүз дәшми, Каты салкын кышларда да Сабыр итә. Яз башында көн җылынгач Йөгерә башлый, Бик эсседә канатлана, Очып китә. (Кар) * Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү)
Гость
У дедушки моего одно платье есть - сложить нельзя; середина его полна червонцами - сосчитать нельзя.                                  Ответ небо и звезды
Не нашли ответ?
Ответить на вопрос
Похожие вопросы