Рассказ на татарском про родной край(Набережные Челны)

Рассказ на татарском про родной край(Набережные Челны)
Гость
Ответ(ы) на вопрос:
Гость
Гүзәлем – Яр Чаллы Яр Чаллы – бай тарихлы борынгы шәһәр. Аның 300 еллык бай тарихы бар. Аңа 1626 нчы елда Алабуга крестьяны Федор Попов нигез салган дип санала. Революциягә кадәр хәзерге Чаллы шәһәре урынында авыл булган. Чулман елгасы буенда яшәүче халыклар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Ә гражданнар сугышы чорында монда кызыллар һәм аклар арасында каты сугышлар барган. 1930нчы елда Чаллыга шәһәр статусы бирелә. Кечкенә кала үсә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы халкы фронт өчен икмәк үстергән, җылы киемнәр хәзерләгән. Сугыштан соң шәһәрнең яңа тарихы башлана. 60нчы елларда ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре төзелә. 1969нчы елның декабрендә Яңа шәһәр һәм КамАЗ заводлары төзелә башлый. Чаллы каласына төрле илләрдән, төрле җирләрдән егетләр-кызлар җыела башлый. Алар Кама автомобиль заводын төзергә киләләр, башта палаткаларда, вагоннарда яшиләр. Ә бит шундый зур завод төзүче эшчеләргә палаткаларда яшәү рәхәт булмый. Шуңа күрә йортлар төзи башлыйлар. Беренче булып 2\01 йорты салына. Ә 1976нчы елда беренче КамАЗ машинасы конвейрдан төшә. Тиз арада авыллар тоташа һәм Чаллы шәһәре көннән-көн үсә,зурая бара: юллар салына, киң урам-проспектлар, бульварлар барлыкка килә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә. Кеше ашамый-эчми яши алмый, шуңа күрә сөт, ит, икмәк комбинатларын, кондитер фабрикасын, минераль сулар заводын да төзиләр. Бүгенге Чаллы – матур һәм заманча шәһәр. Монда 80 милләт вәкиле дус яшиләр, тырышып эшлиләр.
Не нашли ответ?
Ответить на вопрос
Похожие вопросы