Ответ(ы) на вопрос:
Гость
Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны... Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре - шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте. Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора, кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта. Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый. Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Ап-ак күк йокыга талган җир өстенә төшкән сыман булып тоела, ачы җилдән уянган кышкы урман улый, ыңгыраша... Икенче көнгә буранның иҗат иткән эшләре күренә: көртләрдә кардан фигуралар, тәрәзәләрдә хикмәтле бизәкләр, а елгадагы боз кояшта төрле төсләр белән ялтырый. Төн эчендә буран боз капкачын себерткән. Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла... Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә - мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә. Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый...
Перевод сочинения на русский язык: Давно деревья сняли свои золотые убранства, тяжёлое серое небо веет холодом, как будто торопит зверушек укрыться в своих норках, а птиц перелетных стаями каждый день проводит на юг. Иногда всплакнет моросящим дождем, застынет. Серо и мрачно кругом... В утренней серой тишине уже чувствуется ледяное дыхание долгой зимы. Выпал первый снег. С плачущего неба резво полетели первые вестники зимы – снежинки, которые резвясь в морозном воздухе, быстро покрывали уставшую землю белым одеялом. Пришла зима. Серая осень растворилась в снежной белизне. Глубокие сугробы надежно греют землю от бесконечных метелей. Земля спит. Спят в глубине и зверьки, только одиноко пробежит по шершавой корке снега мышка, да загудит в глуши зимнего темного леса глухарь. Или дятел стучит звонко. Ели стоят в сторонке, обернувшись в снежные шубки, греет их верхушки скупое зимнее солнце. Ребята каждую зиму на лыжах приходят в лес. Нравится им наблюдать за зимним сном могучих дубов и стройных березок, послушать зимнюю тишину, спокойствие природы, подышать свежим воздухом, угадывать, какой быстрый зверек проскакал по снегу. Весело скользят по ледяной корке лыжи, разливается по зимнему лесу звонкий детский смех. Солнечное зимнее веселье может обернуться непроглядной вьюгой, когда белое небо словно падает на спящую землю, будоражит спящий лес, и он начинает гудеть и стонать… А на другой день видны творения вьюжной ночи – снежные фигурки на сугробах, замысловатые узоры на стекле, а лёд на речке блестит, переливается. За ночь вьюга подмела ледяную гладь. Трескучими морозами пугает нас зима. Особенно ночами. От черного неба с жемчужной россыпью звёзд веет холодом, всё давно замёрзло и погрузилось в глубокий сон. Лишь дымок с трубы одиноко стремится вверх… Бледно-желтое скупое солнце, снежные бураны, безжалостные морозы – в этом вся прелесть зимы. А сколько радости она приносит детворе: дни напролёт стоит веселый ребяческий смех на снежной горке, кто-то лепит снеговика, кто-то играет в снежки. Да и взрослые по-своему любят зиму. Хотя бы потому, что каждый ждёт чуда и волшебства в новогоднюю ночь. А вся природа тихо дремлет в ожидании нежной весны…
Не нашли ответ?
Похожие вопросы