Загадки про осень на татарском языке

Загадки про осень на татарском языке
Гость
Ответ(ы) на вопрос:
Гость
* Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак)* Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак)* Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә. (Табышмак)* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль)* Моны миңа сөйләде Алдар, Әгәр сиңа очраса, Ул сине дә алдар; Болар барсы да ялган, Ялган булса да, Ак кәгазьгә язылган. (Әкият)* Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (Акыл)* Аршынлы түгел, потлы түгел, Һәркемдә бар. (Акыл)* Бер байлык бар − янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый. (Белем)* Акыллы чәчә барыр, Акылсыз җыя барыр. (Белем)* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел)* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)* Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән. (Китап)* Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама. (Китап)* Теле юк − үзе аңлата. (Китап)* Анда бар да бар. (Китап)* Өнсез, җансыз − иң якын дус. (Китап)* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап)* Ак җир, кара тап, Нәрсә булыр, уйлап тап. (Китап)* Ак ялан, кара сукмак, − Йөри белгән эз табар. (Китап)* Ача да яба, ача да яба, Җавабын зирәк таба. (Китап)* Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк. (Китап)* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың. (Язу, уку)* Җирлеге ак, орлыгы кара, Җимеше ни булыр? − Тикшереп кара. (Кәгазь, юзу, уку)* Кәкре-бөкре сызылган, Хәрефләре сыгылган, Асты бар, өсте бар, Тырма кебек теше бар. (Язу)* Аш ашамас, Кара су эчәр, Дөньяда кош кебек очар, Күңелләргә нур чәчәр. (Язу)* Җир өстендә күп кешеләр Кар өстенә кара солы чәчәләр. (Язу)* Бишәү чәчә, берәү жыя. (Язу, уку)* Иген чәчте биш малай, Урдылар ике агай. (Язу, уку)* Кул белән чәчәсең, Күз белән җыясың. (Язу, уку)* Җире ак, орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар. (Кәгазь, язу, уку)* Ак ялан, Ак яланда эз калган, Эз өстендә күз калган. (Кәгазь, язу, уку)* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә. (Каләм)* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына. (Каләм)* Кәгазь өстен карайта, Дөнья йөзен агарта. (Каләм)* Үзе бер карыш, Теле мең карыш. (Каләм)* Үзе йөзә − чылбыр тезә. (Каләм)* Авызы бер, теле ике, җаны юк. Сөйләгән сүзенең һич саны юк. (Каләм)* Менә табышмак, уйлап кара: Суы тәмсез, йөзе кара, Чиләгенең төбе юк, Файдасының чиге юк. (Кара һәм кара савыты)* Кара кыр буйлап ак куян чаба.
Не нашли ответ?
Ответить на вопрос
Похожие вопросы