Ответ(ы) на вопрос:
* Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
( Табышмак)* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
( Табышмак)* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
( Табышмак)* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
( Мәкаль)* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
( Әкият)* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
( Акыл)* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
( Акыл)* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
( Белем)* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
( Белем)* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
( Тел)* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
( Мәктәп)* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
( Китап)* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
( Китап)* Теле юк − үзе аңлата.
( Китап)* Анда бар да бар.
( Китап)* Өнсез, җансыз − иң якын дус.
( Китап)* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
( Китап)* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
( Китап)* Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
( Китап)* Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
( Китап)* Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
( Китап)* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
( Язу, уку)* Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? −
Тикшереп кара.
( Кәгазь, юзу, уку)* Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу) * Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
( Язу)* Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
( Язу)* Бишәү чәчә, берәү жыя.
( Язу, уку)* Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
( Язу, уку)* Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
( Язу, уку)* Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
( Кәгазь, язу, уку)* Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.
( Кәгазь, язу, уку)* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
( Каләм)* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
( Каләм)* Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
( Каләм)* Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.
( Каләм)* Үзе йөзә − чылбыр тезә.
( Каләм)* Авызы бер, теле ике, җаны юк.
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.
( Каләм)* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
( Кара һәм кара савыты)* Кара кыр буйлап ак куян чаба.
Не нашли ответ?
Похожие вопросы